Иртә таңнан төшәм күлгә,
Төнбоеклар күрергә.
Шушы чәчкәләрне җыеп,
Сиңа бүләк итәргә.
Төнбоек чәчкәләренә
Сине охшатам, иркәм.
Ул да боек, син дә боек,
Нигә соң шулай икән?
Төнбоеклар ата төнлә,
Ә син кайчан атарсың?
Күңелеңдә көмеш йозак,
Миңа кайчан ачарсың?
Туган авылым чишмәсенең,
Суларын эчәр идем.
Сөюемне сиңа гына
Сер итеп сөйләр идем.
Чәчләремне дулкынлатып,
Таң җиле исә икән.
Сине күрсәм, шатлыгымнан,
Канатлар үсә икән.
Туган авылым урамының
Талларын кочар идем.
Сөям, диеп әгәр дәшсәң,
Яныңа очар идем.
Бу җыр Альберт Салихов, Гөлдәния Хәйруллина репертуарында бар
«
»