Эх, иркәм

Категория: көе һәм сүзләре

Әллә, иркәм, әллә сизмисең,
Сөюемне минем белмисең?
Синең өчен янып-көеп
Йөрүемне нигә күрмисең?

Бергә булган минутлар
Моңаеп артта калды.
Синең зәңгәр күзләрең
Йөрәгемә ут салды.
Эх, иркәм.

Нигә, иркәм, нигә дәшмисең,
Сөюеңне миңа әйтмисең?
Төнге һаваларны чыңлатып,
Нигә инде, нигә көлмисең?

Бергә булган минутлар
Моңаеп артта калды.
Синең зәңгәр күзләрең
Йөрәгемә ут салды.
Эх, иркәм.

Йолдызларны сиңа күкләрдән,
Чәчкәләрне җыям җирләрдән.
Сөям, диеп әгәр дәшсәң,
Ишетермен иркәм җилләрдә.

Бергә булган минутлар
Моңаеп артта калды.
Синең зәңгәр күзләрең
Йөрәгемә ут салды.
Эх, иркәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »