Уйга бирелмим әле

Категория: көе сүзләре

Бакчадагы гөлләремне
Өзми сиңа сакладым.
Көзләр җитте, гөлләр шиңде,
Ә син һаман кайтмадың.

Гөлләрем шиңделәр, диеп,
Уйга бирелмим әле.
Язлар җитәр, сагыш үтәр,
Син дә кайтырсың әле.

Шиңгән гөлләремне җыям,
Үзләренчә матурлар.
Кар-буранлы салкын кышта
Күңелемне юатырлар.

Гөлләрем шиңделәр, диеп,
Уйга бирелмим әле.
Язлар җитәр, сагыш үтәр,
Син дә кайтырсың әле.

Өстәлемдә — шиңгән гөлләр,
Йөрәгемдә — син генә.
Чынлап сөю, яну-көю,
Була икән бер генә.

Гөлләрем шиңделәр, диеп,
Уйга бирелмим әле.
Язлар җитәр, сагыш үтәр,
Син дә кайтырсың әле.

Голосов пока нет
« »