Язмагансың

Категория: көе сүзләре

Нихәл, дип, син үзең күрештең,
Шатлыкны, кайгымны бүлештең.
Янымнан бер адым киткәч тә,
Яралы йөрәкне өшеттең.

Яшертен сөйдем шул мин сине,
Син идең хисемнең үз тиңе.
Гомерләр акса да сулардай,
Әрнеде йөрәкнең иң түре.

Кыймадым мин үзем яшьлектә
Елмаеп күзеңә карарга.
Мәхәббәт хисемнең газабы
Әйләнде мәңгелек ярага.

Яшертен сөйдем шул мин сине,
Син идең хисемнең үз тиңе.
Гомерләр акса да сулардай,
Әрнеде йөрәкнең иң түре.

Йөрәгем син диеп янса да,
Чит бакча алмасын алмадым.
Шулай да юлыңа, кайрылып,
Мең тапкыр көнгә карадым.

Яшертен сөйдем шул мин сине,
Син идең хисемнең үз тиңе.
Гомерләр акса да сулардай,
Әрнеде йөрәкнең иң түре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »