Ак күбәләк (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Чыланып салкын яңгырдан,
Килеп кундың күңелгә.
Сине искә төшергәндә,
Хисләр ташып түгелә.

Ак күбәләк, ак күбәләк,
Киттең җанны телгәләп.
Гөлдән гөлләргә кунып,
Очалмадык бергәләп.

Килеп кундың, җылы назга
Сусаган бер чагында.
Серле итеп елмайдың да
Эредең кочагымда.

Ак күбәләк, ак күбәләк,
Киттең җанны телгәләп.
Гөлдән гөлләргә кунып,
Очалмадык бергәләп.

Яңгыр үткәч, кояш көлгәч,
Юкка чыктың кай ара?
Калдым сагышлар эчендә,
Йөрәктә әрни яра.

Ак күбәләк, ак күбәләк,
Киттең җанны телгәләп.
Гөлдән гөлләргә кунып,
Очалмадык бергәләп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (15 голосов)
« »