Без икәү

Категория: көе сүзләре

Ул матурлык бу ярларга
Чайпалмый ничек сыйган?
Болытлар кичә елганы
Тәкәббер казлар сыман.

Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья —
Бөдрә тал да без икәү…

Төнбоеклар төнгә каршы
Йокылы башын салган.
Зәңгәр тынлык: өнме соң бу,
Әллә әкияти ялган?

Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья —
Бөдрә тал да без икәү…

Икебезгә, икебезгә
Садәлек, сафлык күпме?
Бөдрә чәчеңне юасың,
Соклансын әле, дипме?

Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья —
Бөдрә тал да без икәү…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (9 голосов)
« »