Гашыйклар тавы

Гашыйклар тавына бардым,
Югалган эзне табып.
Төз наратлар баш иделәр,
Моңсу тынлыкка калып.

Очраштык урман юлында
Кышкы матур кичләрдә.
Икебез ике ярдан без,
Инде безгә нишләргә?!

Тау башына язып куйдым,
Җырга кушып, исемеңне.
Ябалак кар бөтерелде,
Ду китереп хисемне.

Очраштык урман юлында
Кышкы матур кичләрдә.
Икебез ике ярдан без,
Инде безгә нишләргә?!

Еллар санын искәрткәндәй,
Тукран дәште: тук та тук.
Яр өстендә чаңгы эзе
Калды сузылып ятып.

Очраштык урман юлында
Кышкы матур кичләрдә.
Икебез ике ярдан без,
Инде безгә нишләргә?!

Урман эчләреннән уздым,
Таныш җырларны көйләп.
Зәңгәр күктә ай калыкты.
Йөрдем мин сине эзләп…

Очраштык урман юлында
Кышкы матур кичләрдә.
Икебез ике ярдан без,
Инде безгә нишләргә?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (10 голосов)
« »