Кабатланмас яшьлек

Әллә инде яшьлек кабатланмас,
Кире кайтмас гүзәл чор микән?
Искә төшкән саен, бәгырьләрне,
Үзәкләрне өзәр җыр микән?

Күңелеңдә, яшь чактагы кебек,
Һаман сөю, һаман наз микән?
Миңа дигән кайнар тойгыларың
Бик күп микән, әллә аз микән?

Кара кашың һаман кыйгач микән,
Керфекләрең һаман ук микән?
Йөрәккәең, яшь чактагы кебек,
Һаман ялкын, һаман ут микән?

Чәчләрдәге аклык әллә инде
Картлык алып килгән кар микән?
Бу дөньяда бездән бәхетлерәк
Карт гашыйклар тагын бар микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.1 (8 голосов)
« »