Кайтмадың (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Акты ярсып кар сулары,
Карап тордым акканын.
Кабат атты ак чәчәкләр,
Тик син генә кайтмадың.

Яңа яуган кар өстендә
Эзләреңне тапмадым.
Кояш булып баедың да
Таңнар булып атмадың.

Курасында җиләк пеште,
Өзми сиңа сакладым.
Бәгыремне сагыш кисте,
Юатырга кайтмадың.

Яңа яуган кар өстендә
Эзләреңне тапмадым.
Кояш булып баедың да
Таңнар булып атмадың.

Көзге ачы җилләр исте,
Җилгә каршы атладым.
Күңелдәге болытларны
Таратырга кайтмадың.

Яңа яуган кар өстендә
Эзләреңне тапмадым.
Кояш булып баедың да
Таңнар булып атмадың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »