Килер булсаң, соңлама

Категория: көе сүзләре

Тормыш юлын бергә үтәр өчен,
Мәңгелек яр, юлдаш, пар кирәк.
Ялгызлыкка түзми әрнеп яна,
Ялгыз яна яралы йөрәк.

Сөймим, дидең, сине,
Кичер, дидең, мине,
Оныт, дидең, мине уйлама.
Мин һаман да ялгыз,
Онытмадым сине,
Килер булсаң, иркәм, соңлама.

Бар терекне җирдә пар яраткан,
Яшәр өчен икәү бергәләп.
Нигә ташлап ялгыз иттең,
Йөрәгемне минем телгәләп.

Сөймим, дидең, сине,
Кичер, дидең, мине,
Оныт, дидең, мине уйлама.
Мин һаман да ялгыз,
Онытмадым сине,
Килер булсаң, иркәм, соңлама.

Еллар үткән саен, төзәлми шул,
Тирәнәя генә яралар.
Үткәннәргә кайтып кавышырга
Ерагайган инде аралар.

Сөймим, дидең, сине,
Кичер, дидең, мине,
Оныт, дидең, мине уйлама.
Мин һаман да ялгыз,
Онытмадым сине,
Килер булсаң, иркәм, соңлама.

Голосов пока нет
« »