Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.
Иртәнге чык төште чәчәкләргә,
Язгы таңнар сызылып атканда.
Күзләреңдә сөю уты янды,
Чишмә буйларыннан кайтканда.
Ул минутлар инде артта калды,
Киттең, бәгърем, ерак җирләргә.
Тагын килдем чишмә буйларына,
Йөрәк сагышымны сөйләргә.