Кимсетмәгез ялгызларны

Әйтмәгезче җан өшеткеч сүзләр
Пар канатсыз, ялгыз калганнарга,
Сагыш төсе сары, сары чәчәкләрне
Бүләк итә күрмәгез аларга.

Ямьле язда сөю бакчасына
Ялгыз чыга парсыз калганнар,
Пар күгәрченнәрнең җырын тыңлап,
Ярсу күңелләрен юаталар.

Кимсетмәгез моң-сагышка тулган,
Кайгы баскан ялгыз күңелләрне.
Ялгышып та йолкып, йолкып ташламагыз
Чәчәк атмый шиңгән гөлләрне.

Алсу гөлләр генә бүләк итик
Пар канатсыз, ялгыз калганнарга.
Үз тиңнәрен табып, табып бергә яшәү
Насыйп булсын иде аларга да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »