Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, син яратма мине,
Китә алсаң, үзең кит миннән.
Сине нигә шулай яратканым,
Күпме яратсам да төшенмәм.
Таба алсаң, син тап җавапларын,
Китә алсаң, үзең кит миннән.
Дөньяда син барлыгына сөенеп,
Күпме гомер юлы үтелгән.
Яши алсаң, минсез яшәп кара,
Китә алсаң, үзең кит миннән.
Мине шулай яратканың өчен,
Син булырсың беркөн үкенгән.
Соңга калып миңа башың иеп:
«Китмә миннән!» — диеп үтенгән…