Кичекмә

Эндәшмәсәң, әйдә, эндәшмә!
Минем хәлемне дә сорашма!
Хисләреңне куй да томалап,
Әйлән, әйдә, әйлән гел ташка.

Мин яшәрмен синнән башка да,
Кояш нуры мине юата.
Битләремнән җилләр иркәли,
Синсез дә бит әле таң ата.

Эндәшмәсәң, әйдә эндәшмә!
Мин түзәрмен, түзәм ничек тә.
Сабырлыгым бетеп, синнән китсәм,
Үкенерсең, эндәш, кичекмә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »