Кызыл миләш (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җимешләрен кошлар чүпли,
Кызарып пешкән миләш.
Җанда миләш әчеләре,
Миңа кем бирер киңәш?

Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.

Миләшләрнең кызыллыгын,
Охшатам йөзләреңә.
Син киткәннән бирле яшим,
Ямансу көзләремдә.

Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.

Миләшне татлы димиләр,
Йөрәккә дәва диләр.
Ялгыз калган гашыйкларны
Ятимнәргә тиңлиләр.

Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (5 голосов)
« »