Көтелмәгән очрашу (беренче вариант)

Көтмәгәндә чыктың юлларыма,
Өмет белән карап күземә.
Тик гафу ит, көткән җавабыңны
Бирә алмам — сүзләр өзелә.

Очып барган сары яфрак төсле,
Сүзләремне тотып аласың.
Шул мизгелнең бер ядкаре итеп,
Күңел түрләренә саласың.

Җанга үткән көзнең салкынлыгы,
Синсез үткән ямьле язларым.
Көзге иртәләрнең нурын алып,
Ник соң шулай мине назладың?

Очып барган сары яфрак төсле,
Сүзләремне тотып аласың.
Шул мизгелнең бер ядкаре итеп,
Күңел түрләренә саласың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »