Моңлы җырым

Категория: көе сүзләре

Ничә кышлар үтте, ничә язлар килде,
Ак күлмәкләр килде киясе.
Сөю бүләк иттең, мине ялгыз иттең,
Авыр миңа, ничек түзәсе?

Сине көтәм, иркәм,
Көн дә төштә күрәм.
Ник кайтмыйсың, иркәм, яннарыма?

Агым сулар булсам, очар кошлар булсам,
Гизәр идем күкне, диңгезне.
Дөрләп янган күңел газаплана бүген,
Күрер өчен бары бер сине.

Сине көтәм, иркәм,
Көн дә төштә күрәм.
Ник кайтмыйсың, иркәм, яннарыма?

Тәүге яшьлегемнең, тулы бәхетемнең,
Туар таңның син бит йолдызы.
Сөю хисе тулган назлы йөрәгемнең
Җырланмаган моңлы бер җыры.

Сине көтәм, иркәм,
Көн дә төштә күрәм.
Ник кайтмыйсың, иркәм, яннарыма?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »