Сагыну (өченче вариант)

Сагынасыңмы туган авылыңны,
Исеңдәме искән җилләре,
Тирә-якка хуш исләрен сибеп,
Гүзәл үскән бакча гөлләре?

Балачактай йөгереп менәрсеңме
Ефәк чәчле кылган тавына.
Кулларыңны болытларга сузып,
Сокланырга аткан таңына.

Бер туйганчы эчәр идең микән
Челтрәп аккан чишмә сулларын.
Тыңлар идең микән үзәк өзгеч
Сандугачлар, тургай моңнарын.

Балачактай йөгереп менәрсеңме
Ефәк чәчле кылган тавына.
Кулларыңны болытларга сузып,
Сокланырга аткан таңына.

Туган авылың, ямьле су буйларың
Сине сагынып микән көтүе.
Нигә кайтмый икән бу кыз бала,
Шулай ерак микән китүе.

Балачактай йөгереп менәрсеңме
Ефәк чәчле кылган тавына.
Кулларыңны болытларга сузып,
Сокланырга аткан таңына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »