Истәлек (беренче вариант)

Таң атканда, саубуллашкан чакта,
Кулларымны куям кулыңа.
Хәтерлә син татлы минутларны,
Шул хисләрне ал син юлыңа.

Моңсу истәлекләр булса әгәр,
Үзең белән юлга алма син.
Якты шатлык булсын йөрәгеңдә,
Сагышлы моң юлдаш булмасын.

Очрашмабыз, дигән шомлы уйлар
Килмәсеннәр синең башыңа.
Син кайтканда алсу чәчәк тотып,
Мин чыгармын синең каршыңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (85 голосов)
« »