Син минем өчен туган

Категория: көе сүзләре

Яшьлегебез үтеп бара —
Балдак алышкан чаклар.
Синең балдак, минем балдак
Мәхәббәтебез саклар.

Бүләк иткән чәчәкләрнең
Күңелдә ак төсләре.
Гомер үткән саен, артсын
Сөюемнең хисләре.

Үкенмәдем иң беренче
«Сине сөям» диюгә.
Мәхәббәттән нурлар сипкән
Күзләреңне сөюгә.

Бүләк иткән чәчәкләрнең
Күңелдә ак төсләре.
Гомер үткән саен, артсын
Сөюемнең хисләре.

Кыен чакта елмайдык,
Сизенми авырлыгын.
Йөрәк тибешенә кушып
Күңелнең сабырлыгын.

Бүләк иткән чәчәкләрнең
Күңелдә ак төсләре.
Гомер үткән саен, артсын
Сөюемнең хисләре.

Кулга-кул тотышып, һаман
Атлыйбыз олы юлдан.
Ходай язган ул ярым — син,
Тик минем өчен туган.

Бүләк иткән чәчәкләрнең
Күңелдә ак төсләре.
Гомер үткән саен, артсын
Сөюемнең хисләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »