Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Кушып кайнар йөрәк хисләрен.
Бер җырың да миңа түгел, дигән
Сүзләреңнән әллә нишләдем.
Сиңа атап язган җырларымны
Йолдыз итеп чөйдем һавага.
Кулларыма серле чәчәк сузды
Урмандагы ялгыз абага.
Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Тик син башка җырлар җырладың.
Күңелемнең сүрелгәнен белгәч,
Мине гаеп итеп еладың.
Сиңа атап язган җырларымны
Йолдыз итеп чөйдем һавага.
Кулларыма серле чәчәк сузды
Урмандагы ялгыз абага.
Сиңа атап җырлар язмыйм инде,
Барысы да калды үткәндә.
Син минеке, мин синеке түгел,
Күңелләрем хәзер бүтәндә.
Сиңа атап язган җырларымны
Йолдыз итеп чөйдем һавага.
Кулларыма серле чәчәк сузды
Урмандагы ялгыз абага.