Таң суы

Таң суына бара яшь киленнәр,
Көянтәләр чәчкә-нур гына,
Чиләкләрдә чишмә суы кайтыр,
Суы белән чишмә моңы да.

Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы — бәхет былбылы.

Яшь киленнәр таң суыннан кайта,
Үләннәрдә чык та кипмәгән,
Әкрен генә кояш күтәрелә,
Таң йолдызы әле китмәгән.

Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы — бәхет былбылы.

Авыл киленнәре уңган була —
Атлавыннан була белергә,
Бәхет ачкычлары кайтадыр ул —
Пар чиләкнең суы мөлдерәмә.

Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы — бәхет былбылы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
« »