Сагыну җыры (дүртенче вариант)

Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле — тирән күл бит ул.
Сагынулардан, өмет-сагышлардан
Мөлдерәмә тулган күз бит ул.

Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
Гаепләмә аны, хурлама.
Өмет чаткылары кинәт югалырлык
Ялган белән җанын урама.

Кагылма син толлар күңеленә,
Уйламыйча, зинһар, шаяртма.
Толлар күңеле — серле диңгез бит ул,
Тынычлана алмый чайпалса.

Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
Гаепләмә аны, хурлама.
Өмет чаткылары кинәт югалырлык
Ялган белән җанын урама.

Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле — бәллүр пыяла.
Ихлас күңел белән кагылсаң да,
Саксыз тотсаң, төшеп уала.

Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
Гаепләмә аны, хурлама.
Өмет чаткылары кинәт югалырлык
Ялган белән җанын урама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »