Авылыма ак бәхетләр юрап,
Ява кышның ап-ак карлары.
Айлы урамнарын кайтыйм урап —
Сагындырды гармун моңнары.
Акбулатым — туган авылым,
Сине саг(ы)нып яшим мин һаман.
Еллар аша сиңа кабат кайтам,
Хыялымда гына булса да.
Гөрләвекләр белән язлар килде —
Ак чәчәккә чумды муеллар.
Гом(е)рем буе истән чыкмас инде,
Яшьлегемдә кичке уеннар…
Акбулатым — туган авылым,
Сине саг(ы)нып яшим мин һаман.
Еллар аша сиңа кабат кайтам,
Хыялымда гына булса да.
Җәйге таңда чыклы үзәннәрдән
Күтәрелә ап-ак томаннар.
Көт, авылым, тиздән кайтырмын мин,
Сезне саг(ы)нып, дуслар, туганнар!
Акбулатым — туган авылым,
Сине саг(ы)нып яшим мин һаман.
Еллар аша сиңа кабат кайтам,
Хыялымда гына булса да.
Речитатив:
Олы юлга алып чыкты мине
Авылымның гади сукмагы.
Еллар узгач, күпме юллар урап,
Саг(ы)нып кайттым сине мин тагын…