Майлар җитсә, туган якка
Тарта сагыш, тарта моң.
Ярсу язларын сагынып,
Сарманыма кайтамын.
Ап-ак туй күлмәген кисә
Сарман алмагачлары,
Сөю җырын җырлап туймый
Дәртле сандугачлары.
Назлап искән җилләрендә
Сагышларны таратам.
Алмагачлар, сердәшләрем,
Шуңа күрә яратам.
Ап-ак туй күлмәген кисә
Сарман алмагачлары,
Сөю җырын җырлап туймый
Дәртле сандугачлары.
Майлар җитсә, туган якка
Тарта сагыш, тарта моң.
Сарманымда мин үзем дә
Гөлләр булып атамын.
Ап-ак туй күлмәген кисә
Сарман алмагачлары,
Сөю җырын җырлап туймый
Дәртле сандугачлары.
Бу җыр Виталий Агапов, Дәниф Шәрәфетдинов репертуарында бар
«
»