Карауҗа авылы көе

Тәрәз ачып җимнәр чәчтем,
Килде ике күгәрчен.
Күрдем дә ике күгәрчен,
Килде сезне күрәсем.

Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алмыйча хәлем юк.
Сез дусларым хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.

Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Алтын булып агаем ла
Көмеш булып тамаем.
Сез дусларым каршысында
Шәмнәр булып янаем.

Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Тәрәз ачып җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез, дускайларым.

Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (153 голоса)
« »