Чулман өсте ак томан

Категория: көе сүзләре

Чулман өсте ак томан,
Җандагы сагыш сыман.
Сине уйлыйм, сагынам,
Бер ярсынам, бер тынам.

Чулман өсте ак томан,
Юксынам шул, юксынам.
Бу дөньяда, гүзәлем,
Синсез шатлык юк сыман.

Чулман өсте ак томан,
Кереп китәрдәй булам.
Сине шашып сөйгәнгә,
Йөрәк хис белән тулган.

Чулман өсте ак томан,
Юксынам шул, юксынам.
Бу дөньяда, гүзәлем,
Синсез шатлык юк сыман.

Чулман өсте ак томан,
Кайчан таралыр икән?
Кояштай, таңдай балкып,
Кайчан килерсең икән?

Чулман өсте ак томан,
Юксынам шул, юксынам.
Бу дөньяда, гүзәлем,
Синсез шатлык юк сыман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »