Нәни дусларым

Категория: көе сүзләре

Минем нәни дусларым,
Кенәриләр кошларым.
Сайрауларын яратам,
Һәр көнне тыңлап ятам.

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,
Уңган бала икәнсең!
Җырыбыз бүләк булсын,
Рәхмәт, җимнәр сибәсең.

Төрле-төрле төсләре,
Җем-җем килә өсләре.
Матур да соң кошларым,
Минем нәни дусларым.

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,
Уңган бала икәнсең!
Җырыбыз бүләк булсын,
Рәхмәт, җимнәр сибәсең.

Сайраулары матур соң,
Күңелгә тула җыр-моң.
Килә отып аласы,
Дәртле көйгә саласы.

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,
Уңган бала икәнсең!
Җырыбыз бүләк булсын,
Рәхмәт, җимнәр сибәсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (12 голосов)
« »