Сагынсаң, саргайсаң, / Кагылсаң, сугылсаң, /
Хәбәр сал җилләргә.
Мин килеп җитәрмен
Син көткән җирләргә.
Сагынсаң, буталсаң, / Сагынсаң, саргайсаң, /
Хәбәр сал җилләргә.
Ерак дип тормамын,
Китәрмен чүлләргә.
Көенсәң, сөенсәң,
Хәбәр сал җилләргә.
Мин алып кайтырмын
Зар иткән илләргә.
Чит-яттан сөелсәң,
Зинһар, дим, белгертмә.
Мин калган тарафка
Җилләрне йөгертмә.
Бу җыр Азамат Тимеров, Бибисара Азаматова, Дәниф Шәрәфетдинов, Нурия Абдуллина, Нәсимә Тимерова, Рания Билалова, Хәния Фәрхи репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 28/09/2010 - 21:47
«
»