Утыр әле, әнкәй, яннарыма

Категория: көе һәм сүзләре

Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле, әнкәй, яннарыма.
Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Киңәшеңне тотам, әнкәем,
Сабыр итә-итә яшәем,
Ник (ә, тик) шулай да минем чәчләремә
Еллар инде ап-ак карлар сибә?(.)

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте.
Ул да миңа шулай килерме:
"Киңәш бирче, әнкәй!" — диярме?

"Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (19 голосов)
« »