Гомеркәем — моң чишмәсе,
Юлларын тапса иде.
Сагышларым, ярсуларым,
Су булып акса иде.
Боексытма күңелемне
Авыр сүзләрең белән.
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелең белән.
Чәчәк гомере бер яз гына,
Гөлләр дә сулыр әле.
Көзләр җиткәч, шул назларны
Сагынып еларсың әле.
Боексытма күңелемне
Авыр сүзләрең белән.
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелең белән.
Гомеркәем — моң чишмәсе
Чылтырап кына агадыр.
Суларыннан авыз итсәң,
Сагышлар тараладыр.
Боексытма күңелемне
Авыр сүзләрең белән.
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелең белән.
Бу җыр Миңзәлә Түләбаева, Нурия Абдуллина репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 28/09/2010 - 22:36
«
»