Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Толым-толым итеп үрелгән.
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Бәхетлеләр йөри парлашып,
Сөю урманына алданып,
Ә ялгызлар кала ишен көтеп,
Килер диеп сөю алланып.
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга,
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Ялгызларны күрү кызганыч,
Ялгыз калу — беләм, аяныч.
Парлыларны сөю назлаганда,
Аларны соң кемнәр яратыр?
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Моңсуланып калган ялгызларны,
Аларны соң кемнәр яратыр?
Ялгызларны кем соң яратыр?