Кайтам әле туган якларыма

Кайтам әле туган якларыма,
Сызылып алсу таңнар атканда,
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Кайтам әле туган якларыма,
Тонҗорап кына кояш батканда,
Ал ефәк шәл булып, тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдозлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (14 голосов)
« »