Авырлыклар иңнәреңне баскач,
Бөгелеп лә генә төштең син,
Үткән көннәреңне барлый-барлый,
Өметеңне генә өздең син.
Ризыкларың өзелмәгән әле,
Самаварың чыжлый өстәлдә.
Кайгы түшәгеннән күтәрел дә,
Яшә әле, җирдә, мең яшә!
Чәчрәтә дә басып атлаганда,
Чакрымнарны гына кем саный?
Фаный гына шушы дөнъяларны
Үз теләге белән кем ташлый?
Ризыкларың өзелмәгән әле,
Самаварың чыжлый өстәлдә.
Кайгы түшәгеннән күтәрел дә,
Яшә әле, җирдә, мең яшә!
Аш яулыгың синең кулларыңда,
Туган йортның кайнар сәламе.
Ашыгып ла аралардан китсәң,
Якыннарың нихәл кичерер?
Ризыкларың өзелмәгән әле,
Самаварың чыжлый өстәлдә,
Кайгы түшәгеннән күтәрел дә,
Яшә әле, җирдә, мең яшә!
Дөньяларга елап туабызда,
Елата-елата китәбез.
Исәннәргә саулык,
Авыруларга сабырлык телик.
Ризыкларың өзелмәгән әле,
Самаварың чыжлый өстәлдә.
Кайгы түшәгеннән күтәрел дә,
Яшә әле, җирдә, мең яшә!