Көмеш тояк тулпар атым

Туп-туп кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым, һай!
Канатланып үзем киләм,
Җитмәс, диеп, язган хатыма

Атым килә туп-туп атлап,
Ташлы юлларны таптап, һай!
Сагынганда карар идем,
Карурман тора каплап.

Бергә чаклар искә төшә,
Казан (Өфе), диеп бер җырласам, һай!
Кемне сагынып җырлар идем,
Казаннарда (Өфеләрдә) син булмасаң.

Туп-туп кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым, һай!
Канатланып үзем киләм,
Җитмәс, диеп, язган хатым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (6 голосов)
« »