Кеше бәхетенә үрелмәгез!

Категория: көе сүзләре

Бер бересен өзлеп сөйгәннәрне,
Гайбәт утларына салмагыз!
Кагылмагыз, зинһар, пычратмагыз,
Сөю бит ул сафлык — аңлагыз!

Кеше бәхетә үрелмәгез,
Көнләшмәгез, сабыр булыгыз!
Бүген — мин бәхетле, иртәгә — син,
Балкып торсын барыр юлыгыз!

"Кеше сүзе — кеше үтрә …" — диләр,
Бу сүз бик хак дөрес әйтелгән,
Үлгәннәр бит кире кайталмыйлар,
Әйткән сүзгә соңыннан үкенмә!

Кеше бәхетә үрелмәгез,
Көнләшмәгез, сабыр булыгыз!
Бүген — мин бәхетле, иртәгә — син,
Балкып торсын барыр юлыгыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (17 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »