Ниләр җитмидер күңелгә

Ниләр җитмидер күңелгә —
Чишмә сулары микән?
Офыккача (офыкларга) сузылып киткән
Авыл юллары микән?

Ниләр җитмидер күңелгә —
Саба җилләре микән?
Синең күзләр иркәләгән
Болын гөлләре микән?

Ниләр җитмидер күңелгә —
Мәктәп (яшьлек) еллары микән?
Әнкәемнең бишек җыры,
Назлы куллары микән?

Ниләр җитмидер күңелгә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »