Зәңгәр күлнең яшел камышлары,
Сезнең янга килдем тагын мин.
Сез — минем иң якын сердәшләрем,
Җырчылары яшьлек таңымның.
Күкрәгемдә күпме моң кайнаса,
Күпме булса татлы хыялым, —
Туган җирнең амәнәте итеп,
Мин барысын да сездән җыйганмын.
Әй, җырлагыз әле, камышларым,
Кушылып дәртле дулкын шавына.
Җырларыгыз уйлар канатында
Алып кайтсын бала чагыма.