Минем әнкәй гөл ярата, иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.
Сагынып кайтып урамнардан узам,
Җаннарыма монда дәва бар.
Гөлләр миңа һәр өй тәрәзеннөн
Әнкәй күзе белән багалар.
Минем әнкәй гөл ярата иде,
Эшкә оста иде куллары.
Өй сылаган ап-ак балчыкларда
Уелып калган бармак сырлары.
Сагынып кайтып урамнардан узам,
Җаннарыма монда дәва бар.
Гөлләр миңа һәр өй тәрәзеннөн
Әнкәй күзе белән багалар.
Минем әнкәй гөл ярата иде,
Изге иде аның күңеле.
Безнең йөрәкләргә күчеп калды
Чәчкә атар өчен һәр гөле.
Сагынып кайтып урамнардан узам,
Җаннарыма монда дәва бар.
Гөлләр миңа һәр өй тәрәзеннөн
Әнкәй күзе белән багалар.