Бүләк иттем таңның…

Таң чыкларын иртән
Бүләк иттем, иркәм,
Алар чөнки керсез, пакь чыклар.
Кочып сиңа бирдем
Таң җилләрен җирнең,
Чөнки иртән җилләр саф чаклар.

Чәчәкләрен таңның
Бүләк иттем тагын,
Зәңгәр күзләреңә мин тиңләп.
Көмеш күлне сиңа
Бүләк иттем, миңа
Йөзәр өчен таңда гел иңләп.

Таңда сайрар кошлар —
Тиңдәш сиңа алар,
Бүләк иттем аның моңнарын.
Барлык тойгыларым
Бүләк иттем таңда,
Онытмасын, дидем, мин барын.

Йолдызларны күктән
Итмәдем мин бүләк,
Чөнки алар салкын, ераклар.
Җир җылысын бирдем,
Бергә булыйк, дидем,
Типсен бергә кайнар йөрәкләр.

Таң суларын алып
Чылтыр чишмәләрнең,
Бирдем сиңа таңда эчәргә.
Матур гөлем, шуңа
Язган икән миңа
Синең белән тормыш кичәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
« »