Сөембикә (икенче вариант)

Идел суы юган нурлы йөзен,
Идел җиле чәчен тараган.
Идел кызы — Казан гүзәленең
Еракларга даны таралган.

Сөембикә — җаны манарада,
Нуры иңгән һәрбер ташына.
Тирән тарихлардан күтәрелеп
Әйтерсең лә күккә ашкына.

Сөембикә сагышлары булып,
Акчарлаклар оча Иделдә.
Чал дулкыннар булып актарылып
Ерак чорлар кайта күңелгә.

Сөембикә — җаны манарада,
Нуры иңгән һәрбер ташына.
Тирән тарихлардан күтәрелеп
Әйтерсең лә күккә ашкына.

Сөембикә, серле Сөембикә
Нинди серләр әле саклыйсың?
Син Казанның үлмәс бер гүзәле
Үткәннәрнең сүнмәс яктысы.

Сөембикә — җаны манарада,
Нуры иңгән һәрбер ташына.
Идел-йортны бизәп тора һаман
Ни килсә дә газиз башына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (5 голосов)
« »