Усаклар

Кулны кулга куеп,
Иңнәр иңне тоеп,
Күпме генә басып торсак та,
Безнең моңны сизеп,
Аерыласыз, диеп,
Пышылдашты сыман усаклар,
Пышылдашты көзге усаклар.

Кайгы-сагыш үтәр,
Кабат язлар җитәр,
Көмешләнер кабат усаклар.
Юллар киртө-киртә,
Уйлар сиңа илтә,
Юлларымда ап-ак йомшак кар,
Яфракларын койган усаклар.

Син янымда кебек,
Калдың җанга сеңеп,
Бер-беребездән ерак булсак та.
Күрешүләр яме,
Бәхет алда әле,
Дип җырлыйлар кебек усаклар,
Бөреләнде инде усаклар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »