Ниндидер моңнар бар,
Ниндидер шомнар бар
Каеннар, имәннәр шавында,
Онытыйк шомнарны,
Каршылыйк таңнарны
Бергәләп Гашыйклар тавында.
Без — тауның башында,
Мәңгелек каршында —
Гашыйклар очрашкан урында.
Җанда — Ай нурлары
Хисләр — саф, югары:
Биектә — Киек каз юлында.
Син әле янымда,
Хушлашу таңында
Сүз бирик изге җир алдында:
Аерылган көннәрдә
Булыйк гел үрләрдә,
Булыйк гел Гашыйклар тавында!