/«Гашыйклар тавы» спектакленнән/
Кыр үрдәген аттым очкан чакта…
Җаным әрни көн-төн: ник аттым?
Яралы кош сыман хәзер үзем —
Кайтыр юлларымны югалттым.
«Туган якларыңа кайт, кайт», — диеп,
Пар үрдәкләр тезелеп киткәндер.
«Кайта», — диеп өзелеп көткәндер дә,
Көтә-көтә түземе беткәндер.
Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр…
Мин язмыштан инде ычкынмам.
Танырсыңмы-юкмы — мин булырмын
Кош тавышы белән кычкырган.