Әби чәче

Әрем катыш әби чәче
Печән чабам далада.
Сөйгән ярым вәгъдә бирде,
Үзе килми һаман да.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Иркәмнең кара чәчләре
Биленнән узып төшкән.
Иреннәре чияләрдәй
Кызарып тулып пешкән.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Әрем иснәп, әби чәче,
Туксан тугызга җиткән.
Чәчләрне чәчкә бәйләшеп,
Йөз яшәр идек, иркәм.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (5 голосов)
« »