Казаннарга барасым бар әле

Казаннарга барасым бар әле,
Агыйделдән үтеп Камага.
Күңелемдә сагыш-моңнарым бар,
Чәчкәләрдән җыйган назларым бар,
Идел күрке — шушы калага.

Казаннарга барасым бар әле,
Күрәсем бар Аккош күлләрен.
Җаннарыма ямьнәр табасым бар,
Кошларыннан отып аласым бар
Болгар рухлы Сәйдәш көйләрен.

Казаннарга барасым бар әле,
Кайтасым бар гомер иртәмә.
Үткеннәрне уйлап янасым бар,
Хисләремне җырга саласым бар
Бүләк итеп яшьлек иркәмә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (43 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »