Таулар моңы

Категория: көе сүзләре

Тау астындагы чишмәгә
Йөгереп төшә идек.
Сандугачлар белән бергә
Суларын эчә идек.

Күңелемдә чыңлый һаман
Чишмә агышы гына.
Сине сөеп йөрүемнең
Калды сагышы гына.

Тау астында йөрим ялгыз,
Чишмә сулары кипкән.
Безнең мәхәббәткә шаһит
Пар сандугачлар киткән.

Күңелемдә чыңлый һаман
Чишмә агышы гына.
Сине сөеп йөрүемнең
Калды сагышы гына.

Яшен сукканмы, ни булган
Тау астында талларга?!
Сандугачларым кайтмый дип,
Үкси кебек таулар да.

Күңелемдә чыңлый һаман
Чишмә агышы гына.
Сине сөеп йөрүемнең
Калды сагышы гына.

Онытсаң, син онытырсың
Бу дөньяда мин барын.
Онытма моңаеп калган
Туган якның тауларын.

Күңелемдә чыңлый һаман
Чишмә агышы гына.
Сине сөеп йөрүемнең
Калды сагышы гына…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »