Аккош белән серләшү

Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Белми идем әле аккошларның
Мәхәббәттән дөрләп янганын.
Керсез дустын, саф бәхетен эзләп
Керфегеннән яшьләр тамганын.

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Синең җанда аккош каны бар, дип
Җавап бирде ялгыз аккошым,
Сагышларың — түгел — ялгышларың
Теләп алган ачы язмышың.

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли.
Олы хисләр уртак түгелме?
Ялгышыммы, аккош,
Язмышыммы, аккош?
Юат җанны, юат, күңелне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (12 голосов)
« »