Кыр казларын бергә каршылыек

Категория: көе сүзләре

Кыр казларын бергә каршылыек,
Күл өстендә яткан басмада.
Казлар белән язлар ташып килә,
Язлар белән сөю башлана.

Кыр казлары булып күлгә төш син,
Күктән, бик биектән, язмышым.
Тагын ничә еллар каршылармын
Бу басмада язны ялгызым?

Казлар туй ясыйлар күл читендә,
Уйга талган сихри таллыкта.
Туй җырына күңелләрдә әрнү,
Туй моңына йөрөк талпына.

Кыр казлары булып күлгә төш син,
Күктән, бик биектән, язмышым.
Тагын ничә еллар каршылармын
Бу басмада язны ялгызым?

Казлар белән ак-пакь болыт булып,
Туган якка кайт син, яшьлегем!
Ага шаулап, гөрләвекләр түгел,
Сагынулардан тамган яшь минем.

Кыр казлары булып күлгә төш син,
Күктән, бик биектән, язмышым.
Тагын ничә еллар каршылармын
Бу басмада язны ялгызым?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »