Актанышым — ак илем,
Ак илемдә — ак көнем.
Илдө-көндә, тирә-юньдә
Шөһрәт казанган җирем.
Актанышым — ак илем.
Канат чыгарган җирем.
Еллар буйлап күп йөредем,
Тапмадым сиңа тиңен.
Басуларың, кырларың —
Бәрәкәт иңгән җирем.
Болындагы чәчәкләрең
Күңелдә таба тиңен.
Актанышым — ак илем,
Ак илемдә — ак көнем.
Мәрхәмәтле кочагыңда
Оятлы булмас йөзем.
Бу җыр Лилия Муллагалиева репертуарында бар
«
»